«Звёздный час» на День матери

«Звёздный час» на День матери

Әниләр көненә багышланган “Йолдыз сәгате”уены.

Максат:

-Әниләргә карата мәхәббәт, миһербанлылык хисе тәрбияләү, аларга мәңге бурычлы булуыбызны төшендерү.

-Шәфкатьлелек, үзара аңлашып яшәү рәвеше тәрбияләү .

-Балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру .

-Журналлар, аларның тарихы, өлешләре турында аңлату.

-Игътибарлылык, музыка телен аңлый белергә өйрәтү .

-Уйларга, фикер йөртергә, үз фикереңне башкаларга җиткерә белергә өйрәтү .

Җиһаз:сигнал карточкалар, шагыйрьләрнең портретлары, плакатлар, компьтер, йолдызлар, серле капчык, хәрефләр язылган шакмаклар, магнитафон,призлар, шарлар.

Бәйрәмнең барышы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Компьтер экранында эпиграф.

Иң якты кояшым,

Иң назлы гөлкәем,

Иң якын кешем син,

Әнием җаным син.    (З.Минһаҗева сүзләре)

Укытучы.Кечкенә чагыңда төн йокыларын калдырып сине кем караган?

-Елаганда кочагына алып кем юаткан?

-Җиргә басып атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?

-Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып,синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем ул?

-Син авырганда төннәр буе юатучы,  күз карашы белән иркәләүче кем соң?

-Иртә белән сине “Тор, соңга каласың, уятырга кызгандым, бик тәмле йоклый идең”,-дип иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы кем соң ул?

Исәнмесез, хөрмәтле, мәрхәмәтле, иң якын кешеләребез-әниләребез.Сезне әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик  итәбез. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, шатлык, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз.

Офыклар киң, күкләр биек безнең.

Җырлыйм, көләм , шатлык таратам.

Әниемә булган сөю аша

Бар дөньяны өзелеп яратам!

Ак биләвең белән сабый чактан

Бәхетләргә генә төрдең бит.

Изге теләкләрең тормышымны

Чәчәкләргә генә үрде бит

Күңелемнең якты кояшы син,

Карашыңны айда күрәмен.

Әнием, мин синең исемеңне

Йолдызлардан күккә тезәмен.  (Рәвилә Мөбаракшина)

* Әниләрне бәйрәм белән котлап җыр яңгырый. “Әниләр бәйрәме”

Бүгенге бәйрәмебезне без, әниләр белән берлектә,“Йолдыз сәгате” уены итеп үткәрербез.Бу уенда сезнең тапкырлыгыгыз, җитезлегегез, белемегез, әниләргә багышлап язылган шигырьләр, җырлар,әкиятләр, мәкальләр белүегез тикшерелә.Уенны башлыйбыз. Сез әзерме? (Дөрес җавапларга йолдыз биреп барыла)

I тур             Тема.  Шагыйрьләр, шигырьләр.

1. Шәүкәт Галиев

2. Роберт  Миңнуллин

3.  Фәнис Яруллин

4.  Ленар  Шәех

5.  Муса  Җәлил

Сораулар:

1.     ”Әни кирәк”, “Әнкәй”, “Әнкәмнең догалары”,”Әнкәйнең ак чәчләре” һ.б. бик күп әниләр турындагы җырларның авторы кем?

2.      Рәхмәт сезгә

Рәхмәт матур булган өчен

Йөзегезгә таң нурлары

Җыйган өчен.

— Бу шигырьюлларын кем язган?

3.     Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк!

Без яшәгән өй кирәк!

— Шигырьнең авторы кем?

4.                      *  *  *

Көзгегә карап сокланам:

Нинди чибәр икәнмен!

Әнием юкка әйтмидер:

Ал-ак тәмле шикәр мин!

           * * *

Әни җәен кыяр тозлый,

Тәмле кайнатма ясый.

Барыбыз да , кыш җиткәчтен,

“Җәй”не яратып ашый.

— Бу шигъри тәлгәшләрне үзебезнең Актаныш районы Такталачык авылы егете язган. Кем ул?

I тур тәмам.  Йомгак ясыйк. Йолдызлары аз укучылар уеннан төшеп кала.      

Җыр “Иң якын кешем син әнием” ( З.Минһаҗева сүз.)
II тур          Тема. Җырлар  “Көйне таны”

1.     ”Иң матур җыр”

2.     “Кояш гомере”

3.     “Әниләр бәйрәме”

4.     “Әниемнең туган көне”

5.     “Әни кирәк”

Көйләрне магнитафон язмасыннан тыңлау.

1.     Бер кыз бала җыр чыгарган,

Багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк диеп,

Өйрәткән энесенә.

2.     Күчтәнәчләр белән табын тулды

Куанычлар күбрәк аннанда

Җаныбызга җылы кояш булып

Яшә, әни, шулай һаман да.

3.     Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем — әнием.

Яхшылыкта, якынлыкта

Әниемә тиң илем.

4. Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъбулсын.

IIтур тәмам.  Йомгак ясыйк.

Җыр “Озак яшә, әнкәй, шатлык белән” (О.Усманов көе,Гөлсәрвәр сүз.)

IIIтур        “Серле капчык”

Капчыктан хәрефле шакмаклар коела. Хәрефләрдән сүзләр төзергә.(Иң озын һәм иң күп сүз язучыга йолдыз билелә.)

Тема. Мәкальнең ахырын тап.

1. Әткәм- шикәр,                                     1. бала күңеле далада.

2. Ана җылысы-                                      2. газиз нәрсә булмас.

3. Ана күңеле балада,                             3. кояш җылысы.

4. Ана өчен баладан                               4. әнкәм-бал.

IIIтур тәмам.  Йомгак ясыйк.

*   Татар халык җыры “Карауҗа авылы көе”

IVтур                   Тема.  Әкиятләр.

1.     ”Үги кыз”

2.     “Өч  кыз”

3.      “Көлкәй”

4.     “Кояштагы тап”

5.     “Сак – Сок”

Сораулар:

1.     Кайсы әкияттә кече кыз әнисенә ярдәмгә ашыга?

2.     Кайсы бәеттә әниләре балаларын каргый?

3.     Кайсы әкият безне әниләрне алдамаска, бары тик дөресен генә сөйләргә өйрәтә?

4.     Кайсы ике әкиятне бер үк тема берләштерә? (кыз әнисез,ятим кала)

IVтур тәмам.  Йомгак ясыйк. Уен ахырына 2 җиңүче укучы үз әниләре белән калалар. Аларга  ӘНИЛӘР  БӘЙРӘМЕ  дигән сүзләр бирелә. 1минут эчендә бирелгән сүз эченнән яшеренгән сүзләрне язып алырга. (Сүзләр сүз төркеме буенча исем булырга тиеш) Әниләр ярдәмгә килә.

Йомгаклау.

Җиңүчене ягъни классыбызның ЙОЛДЫЗЫН таптык. Аны бирегә чакырабыз һәм сүзне аңа бирәбез. ( укучы үз теләкләрен, фикерләрен җиткерә, әниләрне бәйрәм белән котлый) Җиңүчене бүләкләү.

Укучылар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшыралар.

Җыр “Улыбка” (В.Шаинский көе, М.Пляцковский сүзләре)

Укытучының йомгаклау сүзе.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә,

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек -ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык- куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

— Әниләр һәм балалар башкаруында җыр. “Бәхетле булыгыз” 

Автор: Султанова Лариса Михайловна

Поделиться с друзьями

«День Матери»Сценарий мероприятия «Мамин день»

У вас недостаточно прав для добавления комментариевЧтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться.Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

Оцените статью
Коллекция сценариев